Jadidfest 2021: Казан - су шәһәре
Автор: TATFORUM
Загружено: 2021-03-17
Просмотров: 161
3-4 апрельдә Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Jadidfest фестивале узачак. Күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал.
/ ftatar
/ forumtatar
https://vk.com/ftatar
https://t.me/tatforum
Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлү кирәк: https://wfty.timepad.ru/events/
Видео турында:
Идея - Рәдиф Кашапов
Оператор, монтажер - Ильяс Гафаров
Техник - Тимур Гыйбадуллин
Музыка - qaynar
Актерлар - Лика Ермакова, Марат Липатов, Вилдан Шиһапов, Альмира Әхмәтгәрәева
Костюмнар: Чәкчәк музее, Татарча Casual
3-4/04 КӨНОЗЫН
Су турында китаплар күргәзмәсе.
"Су Анасы". Татьяна Лепп — Мәскәүдә эшләүче Чаллы фотографының татар әкиятләренә багышланган циклының беренче өлеше.
"Казансу". Казан фотографлары заманча һәм архив сүрәтләр ярдәмендә су турында сөйли.
Казансуны күзәтү — террасага килеп, телефоныгызны сүндереп, елгага карап, детокс кичерегез.
Сабыйлар өчен остаханәләр һәм интерактив уку.
3 АПРЕЛЬ
12:00 "Казан сулыклары" - булган һәм югалган: Марк Шишкин экскурсиясе
Лекторий (күргәзмә залы)
13:40 "Кече елгалар". Рәмис Латыйпов.
15:20 "Су буйларын саклау: экоактивизм тәҗрибәсе". Гүзәлия Гыйматдинова.
16:00 "Водные объекты города Казани и их состояние". Нәфисә Минһаҗева.
16:40 "Состояние воды после войны". Әлфия Галләмова.
17:20 "Су һәм инкыйлабка кадәр яшәеш". Лилия Габдрәфыйкова.
18:00 "Су - нигъмәт". Айдар Хәйретдинов.
Кино (конференц-зал)
19:00 "Акварель". Виктор Косаковский фильмы.
20:00 "Татарстан. Страна четырех рек" хроникасы + qaynar төркеменнән импровизация-аккомпанемент.
4 апрель
12:00 "Казан сулыклары". Марк Шишкин экскурсиясе.
13:00 "Су" китапчыгын тәкъдим итү (күргәзмә залы) – су турындагы архив материаллары, заманча шигырьләр, хикәяләр һәм комикслар.
14:00 "Су янында яшәү" (күргәзмә залы). Елгалар һәм күлләр белән бәйле истәлекләр сөйләргә, аларны аудиога яздыртырга чакырабыз.
14:00 Пластинкалар тыңлау һәм ноталар күргәзмәсе (музыка залы).
16:00 "Су кайтавазы" перформансы. Биючеләр өчен "ватык телефон"да без 50 кешене катнашырга чакырабыз. Биюче булу мәҗбүри түгел, ләкин үзеңнен ничек хәрәкәтләнә алуыңны белү хуплана. Алгоритм катлаулы түгел: башта барлык катнашучылар чиратта тора. Беренче кеше икенчене бора, аңа хәрәкәтне күрсәтә, икенчесе өченче кеше өчен кабатлый… Берничә тапкыр кабатлангач, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Оригиналь месседж никадәр үзгәрәчәк?
17:00 Әдәби уку: сулыклар турында язучылар ниләр язган – конференц-залда махсус чакырылган кунаклар катнашында нәфис сүз кичәсе.
18:00 Эмбиент концерты: Transplanetary Spaceship, Taturas, Mostapace, Marat Suleimanov, Phisonsoid, Ocelotus (MOÑ) — музыка тыңлыйбыз, сулыклар видеоларын карыйбыз. Йога келәмнәрен алып килегез, иркенәегез!
Доступные форматы для скачивания:
Скачать видео mp4
-
Информация по загрузке: