Зөләйха Камалова - Бер тукталыш исеменнән
Автор: Идел Online
Загружено: 2025-10-22
Просмотров: 52
Укый Ринат Низамов.
// Бер тукталыш исеменнән //
Кызыл автобуслар йөри җитез
Троллейбус чыбыкка мөгез кашый.
Һәм иренеп, җәйнең челләсендә
Минем кырга килеп кеше ашый.
Тонык пыяламда ертык игълан,
Фатир сата кемдер, кемдер гараж.
Берәү инде өченчесен тарта,
Ташлый төпчек һәм мәгънәсез караш.
Шаурмасын тәмләп ашый студент,
Канәгатьсез түти тора басып.
Килә авыр атлап, ашыкмыйча әби
Тормыш тәҗрибәсен иңенә асып.
Алар килә, алар карый, алар көтә
Күкрәгемә тула сулыш кебек.
Алар тора, алар каргый, алар китә
Ыгы-зыгы, мыштым сугыш кебек.
Алар китә, ә мин калам басып
Җәен, көзен, кышын кар-буранда
Әгәр Казан бер зур әсәр булса
Мин бары тик өтер бу романда.
Доступные форматы для скачивания:
Скачать видео mp4
-
Информация по загрузке: